Ике кандидат Татарстан Рәисен сайлауда тәкъдим ителү өчен документлар тапшырды

Сәяси партияләрдән ике кандидат – ЛДПРдан Руслан Йосыпов һәм «Бердәм Россия»дән Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында тәкъдим ителү өчен документлар тапшырды. Бу хакта бүген Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Республика Рәисен сайлауга кандидатларны сәяси партияләр тәкъдим итә, кандидатлар үз-үзен тәкъдим итә алмый, дип аңлатты Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Ягъни әлегә рәсми рәвештә ике кандидат тәкъдим ителгән. Сәяси партияләр үз чараларында кандидатларны законлы нигездә тәкъдим итә. Ләкин кандидат ТР Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшыргач кына тәкъдим ителгән булып санала башлый. Аңа комиссия документларын кабул иткәнне раслый торган кәгазь бирелә. Шуннан соң ул агитация эшен үткәрә башлый ала», - дип сөйләде ул.

Кондратьев әйтүенчә, документларны кабул итү 11 июльдә 18.00 сәгатьтә төгәлләнә. Шуннан соң кандидатларны теркәү башлана.

Хәзерге вакытта республикада кандидатлар тәкъдим итү этабы дәвам итә. Әлегә ТР Рәисен сайлауга сәяси партияләрдән дүрт кандидат тәкъдим ителгән: Руслан Йосыпов (ЛДПР), Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән Виталий Смирнов һәм КПРФтан Хафиз Миргалимов.

Татарстанда 14 сентябрьдә республика Рәисен сайлау узачак. Шулай ук Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә депутат һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре