Ике кеше бер көндә мошенникларга 1,8 млн акча күчергәннәр

Чаллыда полиция бүлегенә бер үк көнне ике кеше бер төсле шикаять белән мөрәҗәгать итә, дип яза “Челнинские известия”.

Полиция тикшерү эшләрен башлаган инде. Капкынга эләктерү процессы да охшаш була. Шалтыраткан кешеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм кертемнәрен саклап калу өчен берничә операция үткәрергә кирәклеген әйтәләр. 62 яшьлек пенсионер курка, бик тә дулкынлана һәм, алар әйткәннең барысын да эшләгәннән соң, 915 мең сум акчасыннан коры кала. Машинист булып эшләүче 48 яшьлек ир-ат исә 888 мең сум акчасын суга сала.

Әлеге фактлар буенча Россия Федерациясе җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әлегә Чаллы кешеләренә Волгоград һәм Ярославль өлкәләреннән шалтыратулары ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре