Газетага язылу

Ике кеше БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән

Уфада Украина пилотсыз очкычларының һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта 21 мартта Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, дроннар Уфаның нефть эшкәртү заводлары районында бәреп төшерелгән, әмма ике пилотсыз очкыч Затон микрорайонындагы төзелә торган йортка төшкән.

Ике төзүче җиңел җәрәхәтләр алган, аларга хастаханәгә салу таләп ителмәгән. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре