Якташыбыз, подполковник Сергей Чебневка (позывное «Отмель»), үлгәннән соң, 2025 елның 6 мартында, туган көнендә Россия Герое исеме бирелде, «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнде. Аңа бу көнне 46 яшь тулган булыр иде. Россия Президенты Владимир Путин олы бүләкне Геройның хатыны Ольга Чебневага тапшырды.
Чаллыда Геройның әнисе Ольга Чебнева белән сеңлесе Елена яши. Бу көннәрдә алардан кеше өзелеп тормый. Шалтыратулар да күп. «Ватаным Татарстан» редакциясе дә Ольга Владимировна, Елена һәм Калининградта яшәүче хатыны Ольга Чебнева белән элемтәгә кереп, хәлләрен белеште.
Мәңгеләштерү
Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә, өенә килеп, Ольга Константиновнаның кайгысын уртаклашты, 8 Март бәйрәме белән котлады. Шәһәр җитәкчеләре белән үткәрелгән җыелышта, геройның исемен мәңгеләштерергә кирәклеген әйтте. Сергей Чебнев Чаллыдагы 56 нчы мәктәптә укый. Белем йортына Геройның исемен бирергә җыеналар. «Якын арада кирәкле документларны рәсмиләштереп, Сергей Чебневның бюстын да эшли башлыйбыз. Ул Җиңү паркында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Советлар Союзы Геройлары һәйкәлләре янәшәсендә булачак. Моннан тыш 56 нчы мәктәптә дә мемориаль бюст куярга планлаштырабыз. Герой батырлыгын мәңгеләштерү – безнең бурычыбыз. Һәр буын үз геройлары турында белеп торырга, алардан үрнәк алырга тиеш», – ди шәһәр мэры.
Тормышымның асты өскә килде
– Штаб начальнигыннан: «Сергей һәлак булды», – дигән хәбәр килгәч тә күңел ышанмады, – дип сөйли Геройның әнисе. – Икенче көнне: «Миномет утына эләктеләр» , – дип яздылар. Бу көн минем тормышымның астын өскә китерде. Тормышым икегә бүленде. Шуннан бирле улымның гомер юлын гел күз алдымнан үткәрергә гадәтләнеп киттем. Урта мәктәпне тәмамлагач та, Сергей Казан танк училищесына укырга керде. Үзе сайлап алды. Кечкенәдән сугыш турында кинолар карарга яратты. Бервакыт шулай кайсыдыр фильмны карагач: «Әни, мин үскәч, кинодагы абый кебек бандит булам», – ди. Аптырап киттем. «Юк, улым, синең ике бабаң да Бөек Ватан сугышында илебезне яклап көрәште. Син алар кебек илебезне сакларга тиеш», – дидем. Хәрби училищега керергә бик әзерләнде, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнде, төрле ярышларга йөрде. Бик гадел иде, көчсезләрне яклады. Группировкалардан читтә йөрде. Дүртенче курста укыганда, Ольга исемле Казан кызы белән өйләнештеләр. Бер елдан кызлары туды. Бу вакытка Сергей да укуын тәмамлады. Хезмәт итәргә Калининградка җибәрделәр
Балтыйк флотында Сергей хезмәт иткән полкны таркаталар. Ул аерым батальонга взвод командиры вазыйфасына күчә. Бер елдан мотоукчылар ротасы командиры итеп билгеләнә. Ә 2008 елда инде батальон командиры, гвардия майоры була. 2012–2013 елларда Казанга күчерәләр – ул анда хәрби полицияне җитәкли. Ике ай хезмәт иткәннән соң Кытай чигенә – Байкал аръягы краендагы Борзя шәһәрендәге хәрби частька җибәрәләр. Шунда пенсиягә чыгып, гаиләсе белән Калининградка кайта. Йорт сатып алалар, хуҗалык эшләренә күмеләләр.
Сергей Чебнев җитәкчелегендәге 9 нчы мотоукчылар полкы батальоны ДНР, ЛНР һәм Харьков өлкәләрендә хәрби бурычны үти. Андагы батырлыклары өчен ул Батырлык ордены, «Батырлык өчен» медале һәм Суворов медале белән бүләкләнә.
Махсус хәрби операциягә повестка 2022 елның октябрендә килә. Түбән Новгородка әзерлек үтәргә җибәрәләр. Әнисе, туганнары аны озатырга бара. «Бер тәүлек бардык, хәрбиләр урнашкан авыл бернинди транспорт йөрми торган җирдә булып чыкты. Көч- хәл белән барып җиттек. Шундый озын юл үтеп тә, улымны 15 минут кына күреп калдым, хәрбиләр төялгән автобус күз алдыбызда китеп барды», – дип искә төшерә Геройның әнисе.
Махсус хәрби операциядә Сергей өч айдан соң ук яралана, аягына өч кыйпылчык эләгә. Хастаханәдә ятканнан соң, 2022 елның декабрендә Чаллыга өч көнгә кереп чыга да Калининградка юл тота. «Бер ай дәваланганнан соң ул яңадан СВОга китеп барды, – ди Ольга Константиновна. – Бу, видеоэлемтә аша сөйләшүләрне санамаганда, соңгы күрешүебез булды. Миннән күп нәрсәләрне яшергән булган икән. Кайгырма, әни, без икенче линиядә, дип әйтә иде. Улы Игорь ялгыш кына серне чишеп җибәрде. Шунда гына аның гел алгы сафта көрәшкәнен белдем».
2024 елның август башында Сергей әнисенә шалтырата, үзенең Курск өлкәсендә икәнлеген әйтә. «Безне азрак сулыш алырга, киенергә, юынырга чыгардылар әле. Берничә көн ял иткәч, яңадан китәбез», – ди. Тик... өч көннән дошман һөҗүм итә.
Сүзләрендә тордылар
Рәсми чыганакларда язылганча, Сергей Чебнев җитәкләгән батальон Суджа районының Кече Локна бистәсендәге хатын-кызлар колониясендә (ул хәзер хәрбиләр арасында «икенче Брест крепосте» дип телгә кергән) оборона тота. Бу торак пункт стратегик яктан бик әһәмиятле, чөнки аның аша Курскига һәм Курчатов АЭСына туры юл ачыла. Оборона 12 көн дәвам итә. Камалышта калмас өчен, 18 августта Чебнев штурм төркемен контратакага күтәрә. Һөҗүм вакытында миномет һәм дрон-камикадзе утына эләгәләр. Ул, яраланган килеш, иптәшләрен алга җибәреп, үзе дошман утын каплап кала. Миномет утына эләгеп, авыр яралардан һәлак була. Подполковникның стратегик гамәлләре һәм сугышчыларның батырлыгы нәтиҗәсендә Украина сугышчылары атом электр станциясенә үтә алмый, бу исә Россия гаскәрләренә резервтагы көчләрне вакытында тиешле урынга күчерергә мөмкинлек ача. Исән калган егетләр командирларының гәүдәсе кайда ятканын бик яхшы хәтерли. Тик анда барырга мөмкинлек булмый әле. 10 март көнне Россия гаскәрләре, ниһаять, Кече Локна бистәсен дошманнан чистарталар. Батальонда хезмәт иткән егетләр сүзләрендә торалар: комбатның мәетен эзләп табалар.
Геройның әнисе дә, хатыны да, апасы да бу көнне бик көтә. Һәлак булганын белсәләр дә, аларга ярты елдан артык билгесезлектә яшәргә туры килә бит. Калининградта Чебневның һәлак булуын тану турындагы суд карарыннан соң гына үлеме турында таныклык, тиешле түләүләрне алырга мөмкин була. Аңа кадәр ул хәбәрсез югалган булып санала. «Гәүдәсен җир куенына иңдерми калырбыз дип бик курыктым», – ди Ольга Константиновна
Эшен дәвам итәрбез
– Без ирем һәм аның кебек егетләр турында хәтер-хатирәне саклау өчен барысын да эшләрбез. Бу бит – аерым бер гаиләнең тарихы гына түгел, ә бөтен Россиянең тарихы. Без алар белән горурланабыз. Алга таба эшләрен дәвам итәрбез, – дип сөйләде Россия Героеның хатыны Ольга Чебнева Кремльдә Россия Президенты кулыннан олы бүләкне кабул итеп алганда.
Өч бала тәрбияләүче ананың шулай дип әйтергә тулы хакы бар. Уллары Игорь әтиләре эзеннән бара. Ул да Казан танк училищесын тәмамлаган. Хәзер Калининград өлкәсендәге, нәкъ әтисе хезмәт иткән Гусев шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итә. Кызлары Евгения Казанда Фешин исемендәге сәнгать училищесын тәмамлый. Хәзер Калининградта сәнгать училищесында укыта. Кечкенә уллары Николайга 8 генә яшь, икенче сыйныфта укый. «Әлегә кем буласын әйтә алмый. Иң мөһиме, бабалары, әтисе исеменә тап төшерерлек булмасын», – дип тели әниләре. Ольга үзе дә – Калининград өлкәсе губернаторы каршындагы СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча совет әгъзасы. «Кемгә дә булса ярдәмем тисә, кем дә булса табылса, күңелдә әйтеп бетермәслек рәхәтлек хисе тоям», – ди ул.
Россия Президенты Владимир Путин:
– Сергей Владимирович Чебнев үзен чын рус офицеры, Россия гражданины буларак күрсәтте. Хәрби хәрәкәтләр башлануга, ул үз теләге белән хәрби комиссариатка килде, тагын бер тапкыр ассызыклап әйтәсем килә, артыннан үзе йөреп, мобилизацияләнүгә иреште. Үзе теләп, хәрби хәрәкәтләр зонасына китте һәм үзен батырларча тотты.
Туганнары әйтүенчә, Сергей Чебнев 16 мартта Калининград янындагы Медведевка бистәсендә хәрби мемориалда җирләнәчәк. Һәлак булган урында табылган, позывное язылган бронежилет Мәскәүдәге Җиңү музеена тапшырылачак.
СВОда Россия Герое исемен алган Татарстан егетләре
Әлкидән – Раил Габдрахманов, Питрәчтән – Иван Додосов, Казаннан – Рәсим Баксиков, Иван Жарский, Александр Лапин, Айнур Сафиуллин, Дамир Гыйлемханов һәм Алексей Копунов, Мамадыштан – Олег Сорокин, Чаллыдан – Станислав Большаков, Сергей Чебнев, Лениногорскидан – Дамир Исламов, Тәтештән – Михаил Марцев һәм Андрей Соколовский, Кайбычтан – Владимир Козин, Апастан – Рамил Ибәтуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез