Белем көнендә Казанның икенче сыйныф укучылары беренче тапкыр "Яшь эколог көндәлеге " алачак. Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.
«Беренче уку көнендә Казанның 19 мең беренче сыйныф укучысы традиция буенча мэриядән истәлекле бүләк — „Игелекле эшләр көндәлеге“ алачак. Быел беренче тапкыр икенче сыйныф укучыларын да бүләк көтә — ул мәгариф идарәсе заказы буенча эшләнгән „Яшь эколог көндәлеге“, ул балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә", - дип сөйләде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.
"Яшь эколог көндәлеге " икенче сыйныф укучылары өчен шәһәр экологиясен яхшырту программасының бер өлеше булачак. Аерым алганда, ул укучыларны чүп-чарны аерым җыюга өйрәтергә тиеш, дип ачыклык кертте шәһәр мэры Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез