Бу атна пәнҗешәмбесендә үк килешүгә хәлиткеч адым ясалыр, дигән хәбәрләр таралды. Вашингтонда, чынлап та, шундый баш әйләндергеч тизлек турында сүзләр яңгырады. Әмма реаль процесслар медиа кырда барган яңалыклардан кискен аерылып тора. Шуңа күрә бу темага артык сүз куертмыйбыз. Германия канцлеры Мерцның (ул Кремльгә каршы позициядә тора): «Хәзер украин конфликтын төгәлләргә мөмкинлек бар, әмма уртак, бар якларны да канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә ирешергә әле ерак», – дигән сүзләрен генә китерәбез. Килешүнең чын вариантын беркайчан да алдан игълан итмиләр. Сәясәт сәхнәсе артында бөтенләй башка процесслар бара. Аларның нәтиҗәсен без килешү имзалангач кына беләчәкбез. Ул нәтиҗәгә якынаябыз инде. Россия икътисадында барган процесслар килешүне тизләтергә кирәклеген аңлата. Финанс министры Силуанов үткән атнада Салым федераль хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында булды. Казнаны тутыру өчен хәлиткеч адымнар ясау турында сөйләде, чөнки икътисадның салым түли торган өлеше бюджетны тутыра алмаячак. Финанс министры әйләнештәге кәгазь акчаларны киметүне планлаштыра. Күләгәдәге икътисадны шулар туендыра, дигән фикер әйтә. Салымнарны күтәрү бүген салымнар түләп эшли торган легаль бизнесның да күләгәгә качарга омтылышын көчәйтә. Федераль җитәкчелек моны яхшы аңлый. Бер ай тирәсе элек Путин, Валдайдагы XXII халыкара дискуссия клубында чыгыш ясап, күләгәдәге икътисадның үсешенә юл куймаска өндәгән иде.
Кәгазь акчаларны чикләргә омтылыш кире нәтиҗәләргә китерергә ихтимал. Үзәк банк соңгы өч айда кәгазь акча күләменең 659 миллиард сумга үсүен әйтә. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда биш тапкыр күбрәк. Бу, бердән, мобиль интернеттагы өзеклекләрнең еш булуына бәйле. Икенчедән, 1 сентябрьдән банк контроле көчәеп, картадагы акчаны алуга чикләүләр кертү кире нәтиҗә бирә. Кешеләр интуитив рәвештә картадагы акчаның ышанычсызлыгы турында уйлый һәм акчаны кесәдә йөртүгә омтыла. Күләгәдәге икътисадны рәсми теркәлеп эшләргә салымнарны киметеп кенә мәҗбүр итеп булыр иде, әмма Хөкүмәт ул адымга бара алмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез