Моны D көне дип атады. АКШ финанс министры Скотт Бессент: «Бу – Иранны икътисадый яктан изоляцияләүгә юнәлтелгән моңарчы күрелмәгән кампания. Без бөтен дөнья буенча Иранның финанс элемтәләренә икътисадый һөҗүм башлыйбыз. Максатыбыз – бу режимны тәэмин итә торган һәрбер икътисадый тамырны кисү, Тәһран ялгыз калганчы моны дәвам итү», – дип белдерде.
Аның сүзләренчә, АКШ Финанс министрлыгы «нуль агып чыгу» (нулевая утечка) сәясәтенә күчә: АКШ Иран һәм ИРЯКның потенциаль барлык керем чыганакларын ябарга ниятли. Иран акчасын легальләштерүдә яки күчерүдә катнашкан теләсә нинди оешма АКШның доллар системасыннан өзелү куркынычы белән очраша. Бессент аерым рәвештә, «Bank Melli»ның барлык филиаллары ябылырга тиеш, дип белдерде. Bank Melli Iran – Ирандагы иң эре һәм иң борынгы банкларның берсе. Атамасы «Милли банк» дигән мәгънәгә туры килә. Аның Лондонда, Гамбургта бүлекчәләре бар. Россиядәге MB Bank (элекке Mir Business Bank) Bank Melli белән тыгыз бәйләнештә, аның бүлекчәсе ролен үти. Бессент: «Америка санкцияләре җитә алмый торган беркем дә юк», – дип саный. Аның сүзләренчә, Трамп үзе дөнья лидерларына шалтыратып, Иран җитәкчелеге белән хезмәттәшлекне туктатуны таләп итә.
Дөньядагы иң куәтле державаның финанс министры белдерүендә дәһшәтле янаулар күп. Барысын да китереп тормыйк. Иранның төп партнерлары Кытай һәм Россия икәнен истә тотканда, Вашингтон санкцияләрне Тәһранга карата гына түгел, үзенә карата да кертә. «Доллар системасыннан өзелү куркынычы» дигән янау кызыклы. Россияне ул системадан өзү АКШ валютасына сизелерлек зыян салды. Кытайны доллардан мәхрүм итсәләр, кемнең күбрәк зыян күрәсен алдан әйтү кыен. Пекин Америка санкцияләрен санга сукмаячагын игълан итеп өлгерде инде. Иран нефтен тулысынча бикләү фарсыларга гына түгел, глобаль икътисадка да зур зыян салачак.
Трампның басымы әлегә Иран җитәкчелегенә бернинди дә йогынты ясамады. Илнең тышкы эшләр министры Аббас Аракчи Трампның яңа янауларын кире какты һәм аларны «Америкадагы үз проблемаларыннан игътибарны читкә юнәлтергә омтылыш» дип атады. Шулай да танырга кирәк: Иранда хәл бик авыр һәм катлаулы. Илнең Үзәк банк җитәкчесе Хәммәти 20 августта ук, Америка блокадасы сәбәпле, читкә нефть сату нуль күләмдә булуын әйтте. Нефть – Иран импортын тәэмин иткән валюта бирә торган төп чыганак. Валютадан башка илдә гаҗәп авыр вазгыять формалашачак. Фарсылар АКШ санкцияләренә җавап итеп Якын Көнчыгыш нефть экспортын тулысынча бикләү белән куркыта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез