112 номерына Алабуга районының Танай урманында 40 һәм 44 яшьлек ике хатын – кызның адашуы турында хәбәр килә. Алар җиләк җыярга килгәннәр, ләкин урманга килеп җиткәч адашканнар. Хатын-кызлар шулай ук телефоннары тиздән сүнәчәген дә әйтеп өлгерә. Бу хакта "Челненские известия" яза.
Коткаручылар урынга чыгып, хатын-кызлар әйткән урыннан бер километр радиуста җәяүләп аларны эзләүгә керешә. Эзләүчеләрнең бер өлеше тавыш көчәйткеч һәм башка тавыш сигналлары булган автомобильдә хәрәкәт итә. Эзләү-коткару эшләрен алып баруны көчле җил һәм коеп яуган яңгыр кыенлаштыра.
Якынча ике сәгатьтән соң коткаручылар хатын-кызларны таба. Аларны машиналарына кадәр озатып, кайнар чәй эчертәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез