Илчеләр парадта катнашмый

Глобаль сәясәт һәм икътисад үзенең кайнау ноктасына таба хәрәкәтен дәвам иттерә. Иран тирәсендә яңадан вазгыять куера. Трамп Венесуэла белән хәрби конфликт башларга теләгән булып кылана. Киев–Мәскәү конфликтының азагы күренми.

Алга киткән илләр икътисадында фәкыйрьләнү билгеләре арта. Канаданың «Иртәнге аш клубы» хәйрия оешмасы президенты Томми Кольч, гаиләдәге финанс авырлыклары аркасында, һәр өченче мәктәп укучысының дәрескә ач килүе турында сөйли. «Үземнең 43 еллык гомеремдә мин мондый «икътисадый коктейль»не беркайчан да күргәнем юк», – ди ул. Франциядә сораштыру нәтиҗәләре халыкның күпчелеге икътисадый хәлне коточкыч дип бәяләвен күрсәтә. Бары тик Америкада гына рәсми статистика күрсәткечләре уңай саннардан тора. Икенче кварталда эчке тулай продукт үсеше 3,3 процент булды дип игълан ителә. Санның сере бар, әлбәттә. Трамп, статистика идарәсе шуннан түбән күрсәткеч игълан итсә, бюрократларны кызган паяльник белән җәзаларга вәгъдә биргән иде. Яман хәбәрләр тараткан телекомпанияләрнең дә лицензиясен алу белән яный. Аның бу кисәтүләре җитди.

Үткән атнада социаль челтәрләр Трампның үлеме турында шау-шу кубарды. Даими игътибар үзәгендә булырга яраткан харизматикның бишенче көн халыкка күренмәвен аның каты авыруына яисә үлеменә үк юрадылар. Әмма тавыш чыгып, бераз үтүгә, Президентның фотосы рәсми кырга чыгарылды. Вице-президент Джей Ди Вэнсның: «Әгәр Дональд Трамп белән фаҗига булса, Президент бурычларын үз өстемә алырга әзер», – дип белдерүе дә утка ялкын өстәгән иде. Социаль челтәрләр, Трамп урынына аның игезәген күрсәтәләр, дип шик белдерә. Рәсми хәбәрләр, Европа лидерларының һәм Зеленскийның Парижда 4 сентябрь очрашуы Трамптан башка гына булачак, диләр.

Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы (ШОС) саммитына исә оешмага кергән ил лидерлары җыела. Владимир Путин Кытайга берничә көнгә сузылачак зур сәфәргә китте. Һиндстан матбугаты 74 яшьлек Модиның самолеттан тотынмый төшүен, ә Си Цзиньпинның култыксага ябышып төшүен зур вакыйга итеп яза. Соңгысының каты авыруы турында хәбәрләр таратылган иде. Си белән Моди – бик үк дус булмаган ике держава лидерлары очрашып сөйләштеләр инде. Сәясәтчеләр Трампның үз пошлиналары белән Кытай һәм Һиндстанны үзара якынайтуы турында шаулый.

ШОС саммиты Японияне җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк  бәйрәм белән дә туры килә. The South China Morning Post матбагасы язуынча, 3 сентябрьдә булачак парадта

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре