Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан кимрәге билгесез сәбәпләр аркасында үзләренә насыйп ярын таба алмый. Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты башлыгы Нина Останина шул хакта белдергән, дип яза “Татар-информ” News.ru басмасы мәгълүматларына таянып
“Статистика мәгълүматларына күз салсак, Россиядә йорт хуҗалыкларының 40 процентында ялгызлар яши. Гаилә кормаган кешеләр. Моның нәрсәгә бәйле икәнен аңлата алмыйбыз”, – дигән ул.
Депутат сүзләренә караганда, биредә сүз башлыча ниндидер сәбәптән гаилә кора алмаган 30 яшьтән өлкәнрәкләр турында бара.
Депутат әйтүенчә, әлеге проблема бик җитди, һәм ул торган саен киңрәк колач җәя бара.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец бизнесны балалы хезмәткәрләр өчен ташламалар кертергә чакырган. Шулай ук “Ветераны России” хәрәкәте хатын-кызларны, илдә бала туу күрсәткечен арттыру хакына, өйдә торып эшләүгә күчерүне тәкъдим иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез