Стратегиягә бу чараларны кертүне «Россия тапшырулар һәм хәбәр итү челтәрләре» (РСВО) акционерлык җәмгыяте тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта илдә чыбыклы радио хезмәтен ике оператор гына күрсәтә. Алар – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастопольдә эшләүче РСВО, шулай ук төбәкләрдә хезмәт күрсәтүче «Ростелеком». Документ авторлары фикеренчә, «геополитик билгесезлек» һәм киеренке вазгыять шартларында элемтә челтәрләрендә зур өзеклекләр булырга мөмкин. Радионокталар исә шундый гадәттән тыш хәлләрдә дә халыкка мөһим мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Беренче чиратта күпфатирлы йортлардагы челтәрләрне саклап калу һәм яңарту күздә тотыла. Министрлык мәгълүматларына караганда, ил халкының якынча 70 проценты нәкъ менә шундый йортларда яши. Белгечләр билгеләп үткәнчә, соңгы дистә елларда төбәкләрдә радионокталар саны кискен кимегән, ә челтәрләрне яңарту дистәләгән миллионнан алып миллиардлаган сумга кадәр чыгымнар таләп итәргә мөмкин. Система нәтиҗәле эшләсен өчен, экспертлар бу хезмәтне халык өчен бушлай итәргә һәм төзүчеләрне яңа йортларда хәбәр итү системаларын урнаштырырга мәҗбүр итәргә тәкъдим итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез