Газетага язылу

Илдә такси хезмәтенең бәясе арткан

Казанда таксида бер тапкыр утырып йөрү уртача 397 сум тәшкил иткән.

«Русский стандарт» банкы тикшеренүе мәгълүматларына караганда, илдә әлеге хезмәтнең бәясе сизелерлек арткан: быел кыш уртача 612 сумга җиткән. Бу – былтыргы күрсәткечтән 82 сумга күбрәк. Узган ел дәвамында таксида йөрү хакы 522 сумнан 582 сумга кадәр күтәрелгән. Мәскәү (857 сум) һәм Санкт-Петербург (638 сум) такси хезмәте иң югары булган шәһәрләр арасында беренчелеккә чыккан.

 

Шунысы кызык: таксидан ир-атлар да, хатын-кызлар да бер үк дәрәҗәдә диярлек (сәфәрләрнең гомуми саныннан иллешәр процент) файдалана икән. Шул ук вакытта ир-атларның (733 сум) хатын-кызларга (491 сум) караганда күбрәк түләве билгеләнгән. Таксига иң зур ихтыяҗ гыйнвар бәйрәмнәрендә, шулай ук февраль, март  айларында күзәтелгән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре