Газетага язылу

Илдә «тере» акчага ихтыяҗның бик нык арту сәбәбен аңлаттылар

Март һәм апрель айларында 0,9 триллион сумнан артыграк «тере» акча әйләнешкә кергән. 2022 елның сентябрендә генә шуның кадәр зур ихтыяҗ теркәлгән булган. Бу хакта “РБК” Үзәк Банкның статистика мәгълүматларына таянып яза.

Апрель аенда әйләнештәге «тере» акча күләме 607,3 миллиард сумга җиткән. Декабрьне санамаганда (гадәттә бу айда нәкъ менә кулда кыштырдап торган акчага ихтыяҗның артуы күзәтелә), 2022 елның сентябреннән иң зур күрсәткечкә әйләнгән бу.

Мартта «тере» акча күләме 300 миллиард сумнан артып, соңгы 2,5 ел эчендә рекорд куйган. Тулаем алганда, әйләнештәге «тере» акча күләме 19,48 триллион сумга җиткән инде.

Үзәк Банк мәгълүматларына караганда, бу хәл иң элек кайбер төбәкләрдә интернетның начар эшләвенә бәйле. Тагын бер сәбәбе: белгечләр әйтүенчә, салымнарның артуы бизнесны күбрәк «тере» акча белән исәп-хисап ясарга этәрә.

Исегезгә төшерәбез: Президент Владимир Путин узган елның декабрендә, 2026 елда НДСның арттырылачагын күздә тотып, керемнәрнең легальлеген контрольдә тотарга чакырды. Ул «күләгәдәге» мәшгульлекне киметергә һәм «тере» акча әйләнешенә контрольне көчәйтергә кушты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре