Россиядә бизнес алып бару уңайлырак, бездә мөмкинлекләр зуррак. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков, “Bloomberg” газетасының Россиядән китүчеләрнең күпләп кире кайтулары турындагы язмасын аңлатып, журналистларга шул хакта белдергән, дип яза “РБК”.
“Хәтерләсәгез, бу процессның төрле юнәлешле булуы турында элегрәк тә сөйләгәнебез бар иде. Кайчандыр илдән китүчеләр күпмедер вакыт узуга кире кайта. Ни өчен? Бизнес алып бару бездә уңайлырак, бездә мөмкинлекләр зуррак чөнки. Үз өеңдә нәрсәдер эшләү барыбер ышанычлырак бит”, – дигән Песков. Аның әйтүенчә, бизнес алып бару өчен мөмкинлекләр, аерым алганда, Россия икътисадының үсешенә бәйле.
“Узган елда пәйда булган кече һәм урта бизнес субъектлары саны, кергән салым күләме турында статистиканы карасагыз, эшлекле тормышның бик динамикалы төстә үсүен күрерсез. Нормаль хәл бу: кемдер китә, кемдер килә – икътисад шулай эшли ул”, – дип билгеләп үткән Кремль вәкиле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез