Икътисад юнәлешендә алга хәрәкәт итәргә мөмкинлекләр зур. Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов шулай дип белдерде.
– Рәис үз фикерен, һәрвакыттагыча, эчтәлекле итеп җиткерде. Безнең өчен иң әһәмиятлесе икътисад юнәлеше. Әгәр синең эшләргә урының һәм эшләп алган акчаң булмаса, башка социаль мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз. Ягъни, яңа мәктәпләр дә төзи, яңа мәдәният учакларын да булдыра алмыйбыз, сәламәтлек саклау юнәлешендә дә ярдәм итү мөмкинлеге булмаячак. Зур икътисадлы Татарстанда көчле предприятиеләрнең даими эшләве бик әһәмиятле, – ди ул. – Икътисад юнәлешендә алга барырга, хәрәкәт итәргә мөмкинлегебез бар. Күреп торасыз, республика бюджеты елдан-ел арта. Без кайчандыр 100 млрд сумлык бюджет турында сөйли идек. Хәзер акча чыгымнары кире республикага мәгариф системасы, юллар һәм башка социаль мөмкинлекләр булып әйләнеп кайта.
Илдар Гыйльметдинов Рәис Юлламасында мәгариф системасына кадрлар әзерләү мәсьәләсе күтәрелгәнен аерым билгеләп үтте.
– Бу миңа аеруча ошады. Хезмәт хакын арттырып кына балалар укытучы һөнәренә атлыгып бара дигән сүз түгел бит әле. Бу эш комплекслы алып барылырга тиеш. Кечкенә класслардан башлап профориентация эшен алып барырга кирәк, укытучылар өчен социаль гарантияләр булдырырга. Тема, чынлап та, нык әһәмиятле. Болай барса, без бөтенләй укытучыларсыз калырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез