Татарстанның Халык, Башкортостанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туйга әзерләнә. Юк, алар кызларын кияүгә бирми. Җырлы гаилә өйләнешкәннәренә 20 ел булуны - туй итеп уздырырга җыена.Гүзәл күлмәк сайлавын социаль челтәрләрдә күрсәтеп бара.
Быел 6 августта Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова өйләнешкәнгә 20 ел булган икән. Алар 4 бала тәрбияли.
«Озын сүзнең кыскасы – 6 август Ильдар белән өйләнешкәнгә 20 ел була, дуслар! Быел без яңадан туй уздырырга әзерләнәбез! Бер атна вакыт калды», – дип игълан итте җырчы тормышында кабатланачак матур мизгелен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез