Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрәсиме кайчан һәм кайда узачагы билгеле

 Татарстан премьер-министрының элеккеге урынбасары Илгиз Хәйруллин белән хушлашу мәрәсиме 24 февральдә Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә узачак. Чара 08:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иттеләр коллегалары.

09:00 дә митинг-хушлашу оештырыла. Шул ук көнне Илгиз Хәйруллинны Арча зиратында җирләячәкләр.

Элегрәк Татарстан раисы Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Республика башлыгы сүзләренә караганда, мәрхүм үзенең гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлаган һәм һәрвакыт чын күңеленнән борчылган.

https://vatantat.ru/2025/02/163191/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре