Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп билгеләнде

Бу мәгълүматны театрның социаль челтәрләрендә расладылар.

Камал театры үсешендә яңа юнәлешләр барлыкка килү һәм эшчәнлек киңәю сәбәпле, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп билгеләнә. Ул театрның проектлар эшчәнлеге белән җитәкчелек итәчәк.

Театрны 2012 елдан бирле җитәкләгән Илфир Якупов Камал театры директорының беренче урынбасары вазифасына билгеләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре