Газетага язылу

Илья Тарасов: «Бернидән курыкмасаң,теләгеңә ирешәсең»

Елның иң яхшы укытучысы Казанның 121нче лицеенда белем бирә. Ул – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов. «Әкият» курчак театрында «Елның иң яхшы укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Илья Тарасов: «Бернидән курыкмасаң,теләгеңә ирешәсең»

Бәйгедә барлыгы 1800дән артык укытучы катнашкан. Шуларның 62се финалга үткән. Быел беренче тапкыр «Ел остасы» номинациясе өстәлгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, укытучыларга карата хөрмәт артуы бәйгегә үз өлешләрен кертүче иганәчеләр саныннан да күренә.

– Бәйгедә Г.Тукайның тууына –140 ел, Муса Җәлилнең тууына –120ел, хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына өстенлек бирелде, – диде ул.
Илья Тарасов сөенече белән уртаклашып,әлеге җиңүне икеләтә җаваплылык дип атады. Нәселләрендә укытучылар юк икән,ул-беренчесе.

– Тормышымда яхшы укытучылар очрады. Алардан башка әлеге җиңү булмас иде. Гаиләм, әнием, әбиемнең дә ярдәмен сиздем. Бернидән дә курыкмаска кирәк, шул вакытта максатка да ирешеп була, – диде 26яшьлек Илья.

Журналистлар аннан бүләккә бирелгән 500мең сумны нәрсәгә тотачагын да сорады.

– Балаларга. Кызыклы проектларны тормышка ашыру зур чыгымнар сорый, – диде ул.

Илья Тарасовка көз көне республика данын федераль дәрәҗәдә якларга туры киләчәк. Ул инде хәзердән үк башка төбәкләрләрдәге укытучылар белән элемтәдә тора икән. «Мин алга таба да, тырышачакмын», диде.

Төп номинациядә финалга чыгучыларның уртача яше – 37, дебют номинациясендә 25 яшь. «Ел укытучысы» категориясендә иң яшь катнашучыга – 25, иң өлкәненә 55 яшь. Дебютантлар арасында иң яшенә – 21, иң өлкәненә 27 яшь .

Туган телдә белем бирү төркемендә иң яхшы тәрбияче булып, Казандагы 358 нче бакча тәрбиячесе Алсу Галиева танылды. Ә «Елның иң яхшы тәрбиячесе» исеменә башкаланың 78нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина  лаек булды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Резидә Курамшина Казандагы 11 нче лицейда белем бирә.

Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәнен укытучылар арасында иң яхшысы булып, Азнакай районының 5нче мәктәбе укытучысы Руслан Сәлифов табылды.

Чарада катнашучыларга бүләк тапшырганда, Татарстан фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов укытучыдан бик күп нәрсә торуына басым ясады. Бу урында ул математика укытучысын искә төшереп, югары математиканы 10нчы сыйныфта ук өйрәнүен әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре