«Казан күп еллар дәвамында социаль объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханәләр, хастаханәләр төзү буенча халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында беренче урынны били. Шулай ук күпсанлы ишегаллары ремонтлана һәм иҗтимагый киңлекләр тәртипкә китерелә», - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта, Вольфсон Казандагы 18нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзеп бетерергә кирәклеген аерым искәртте, анда эшләр быел тәмамланырга тиеш, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез