Бүген бишенче чакырылыш «Баулы шәһәре» шәһәр җирлеге Советының беренче утырышы узды. Анда 15 депутатның 13е катнашты.
Утырышны 1нче сайлау округы буенча депутат Зөлфия Ганиева алып барды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шәһәр мэрын сайлау булды. Яшерен тавыш бирү йомгаклары буенча депутатлар 5 нче сайлау округы буенча Совет депутаты Ильяс Гозәиров кандидатурасын бертавыштан хупладылар.
Шулай ук Баулы муниципаль район Советына шәһәр Советы вәкилен билгеләү турында карар кабул ителде. Аның белән 4нче округтан депутат Станислав Тимофеев сайланды. Мэр урынбасары итеп депутатлар 2нче сайлау округы вәкиле Римма Мөхәммәтшинаны расладылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез