Өстәл тулы тәм-том, чыршы төбендә төрледән-төрле бүләкләр, киләчәккә өмет һәм могҗизага ышану. Яңа ел төнен һәрберебез төрлечә уздырсак та, теләкләр бер кала. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан да быел иң истә калган Яңа ел киче турында сораштырырга булдык.
Ильяс Шәяхмәтов, «Манзара» тапшыруы алып баручысы:
– Без гаиләбез белән – Түбән Камадан. Әти-әнием сменалы эштә эшләделәр. Смена булгач, бәйрәмме-ялмы – мөһим түгел, эш бәйрәмгә дә туры килергә мөмкин дигән сүз. Шулай итеп, әнинең бер сменасы Яңа ел киченә туры килде. Без шаккаткан идек. Бу вакытта миңа 7 яшьләр булгандыр. Әнисез Яңа ел уздыру безнең өчен башка сыймаслык хәл бит! Өчебез генә утырачакбызмыни? Уйлый торгач, гаиләбез белән шундый фикергә килдек: Яңа елны әни эшендә каршы алабыз! Әниебез салатлар әзерләде, аклы-каралы телевизор алдык, иң мөһиме «1 нче канал» күрсәтә иде, ул чакта «Огонек» карый торган еллар бит! Яңа ел ул – гаилә бәйрәме. Менә шулай җылы гаилә мохитендә, үзенчәлекле итеп уздырган идек аны.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез