Илкүләм проект буенча Казанның Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең икенче этабы төгәлләнә

Казанның Серов урамындагы бульварны төзекләндерүнең икенче этабы төгәлләнеп килә. Биредә эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм (милли) проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысасында 8 меңнән артыграк квадрат метр мәйданда алып барыла. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» мәгълүматларына караганда, территорияне төзекләндерү электр, су белән тәэмин итү һәм яңгыр сулары канализациясе системаларын яңартуны үз эченә ала. Хәзер биредә яшелләндерү эшләре алып барыла: агач-куаклар, газон утыртыла. Төзүчеләр җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлларын булдыру, видеокүзәтү һәм су сибү системаларын урнаштыру эшләрен төгәлләп килә.

Бульварда шулай ук мәгълүмати стендлар, эскәмияләр, өстәлләр һәм чүп савытлары пәйда булачак.

Эшләр төгәлләнгәннән соң бульвар микрорайонда яшәүчеләр өчен саф һавада йөрү, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы урынга әйләнәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алып килә. Быел республикада барлыгы 61 объектны: «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында – 51, «Заманча шәһәр мохитен булдыру» республика программасы буенча – 10 объектны яңарту күздә тотыла. Хәзерге вакытта 38 объектта эшләр алып барыла. Алар инде 80 процентка үтәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре