Казанның Товарищеская урамында автомобиль юлын төзекләндерү эшләре башланган. “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты буенча Әмирхан Еники урамыннан Достоевский урамына кадәр 200 метр озынлыктагы юл өлешендә төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Юлчылар кое люкларын сүтте, иске асфальт-бетон түшәмәсен салдырып, түшәмәнең өстен тигезләде инде”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.
Эшчеләр барлыгы 4,9 мең кв. мәйданда түшәмәнең югары катламын бик нык вак таш-мастик асфальт-бетоннан ясаячак. Моннан тыш 335 кв.м мәйданда тротуарлар яңартылачак.
Узган елда Татарстанда илкүләм проект буенча барлыгы 106 чакрымнан артыграк озынлыкта төбәк һәм җирле автомобиль юллары төзекләндерелгән. Быел 200 чакрым озынлыкта юллар яңартылачак. “Бу юллар муниципаль районнарны тоташтыру гына түгел, бәлки зур шәһәрләргә, сәнәгать үзәкләренә дә илтә. Нәкъ менә шуларга зур йөк төшә”, – дип билгеләп үткән транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.
Быел Казан агломерациясендә илкүләм проект буенча 21 чакрымнан артыграк озынлыкта 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак. Хәзер Галиәсгар Камал, Рәхимов, Әмирхан Еники кебек урамнарның юллары яңартыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өченинфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез