Газетага язылу

Илкүләм проект кысаларында Балтач – Шәмәрдән юлы төзекләндерелде

Татарстанның Балтач районында Балтач – Шәмәрдән автомобиль юлының 8,5нче чакрымыннан 9,7нче чакрымына кадәр участогы тиөзекләндерелде.

Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

«Асфальт-бетон катнашмасыннан тигезли торган катлам җәелде, 8,4 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам түшәлде, 3,2 мең квадрат метр мәйданда юл читләре вак таш белән ныгытылды. Участокның бөтен озынлыгы буйлап юл билгесе сызылды», – диелә хәбәрдә.

Төзекләндерелгән юлның озынлыгы 1,2 чакрым тәшкил итә. Балтач–Шәмәрдән автомобиль юлы биш торак пунктны тоташтыра һәм мәктәпләргә, балалар бакчаларына, медицина учреждениеләренә баруны тәэмин итә.

Быел Татарстанда илкүләм проект кысаларында барлыгы 52,6 чакрым озынлыктагы төбәк автомобиль юллары төзекләндереләчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре