Күптән түгел җырчының бертуган энесе дә СВода һәлак булган иде. Ильмира әйтүенчә, аңа көн саен якыннары СВОда булганнардан дога кылуын сорап хатлар килә. Ниһаять, ул аларның гозерләрен үтәгән.
Фото: социаль челтәрдән
– СВОдагы кешеләр турында язганда аеруча күңелемә тия, – ди җырчы күз яшьләрен тыеп тора алмыйча. – Мин үзем һәм мәрхүм энем өчен гомрә хаҗы үтәргә килдем. Монда язганнар: "Зөлфәт Зиннурович сугышлардан үз аягында, үз акылында әйләнеп кайтсын», – дип. Һәммәгезнең дә яраткан кешеләрегез, улларыгыз, балаларыгыз, ирләрегез сугышта икән, Аллаһым, үз акыларында, үз аякларында исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Амин амин, амин, - ди җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез