Ильмира Нәгыймова: "Ниһаять, күптәнге хыялым чынга ашты"

Җырчы Ильмира Нәгыймова тагын ял итәргә киткән. Монысында кем белән кай тарафка ял итәргә баруын ул сер итеп сакламаган.

Җырчы социаль челтәрдә  серле генә: «Бер хыялың чынга ашкач, син икенчесе артыннан барасың... Иртәгә барысын да күрерсез,» – дип язган иде. Күрдек. Бүген ул Дубайда дус кызы белән ял итә.

«Ниһаять, дуслар, күптәнге хыялым чынга ашты. Динара белән моннан бер 3 ел элек инде, әйдә әле Дубайга барып кайтык, дип хыялланган идек. Алдык та, килдек әле менә», – дигән Ильмира.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ильмира Нәгыймова

Көн хәбәре