Илмира Нәгыймова тирәсендә кияү, кәләш темасы бөтерелә. Җырчыны яшь башкаручы Марат Яруллинга да димлиләр. Илмира исә бу сорауга ачык кына җавап бирми иде, ә кичә аның социаль челтәрендә кызыклы гына фото чыкты.
Илмира Нәгыймова кечкенә егет белән фотога төшкән. Язуы да бар: "Сүз менә кайсы Яруллин турында иде. Киявем үсә. Менә монда инде тынычлап Пугачева белән Галкин дип сөйди аласыз" дип язган ул.
Әлеге егетнең кем икәнен дә ачыкладык - Марат Яруллинның абыйсы Ринатның улы - Закир.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез