Күптән түгел татар эстрадасы җырчысы Илнат Фәрхуллин сөйгәне Регина белән никах укытты. Регина - Илнатның төркемендәге биюче, Башкортстанның атказанган артисты. "ВТ" яшь гаиләнең хәлен белеште.
"17 декабрьгә кадәр 45 көн буе өйгә кайтмыйча гастрольләрдә йөрдек. Яңа елга кадәр дә тик тормадык, ә бәйрәмне тыныч кына, өйдә генә уздырдык. Шөкер, 3 гыйнвар көнне никахыбызны уздырып җибәрдек. Хәзер менә ялга киттек. Бөтен акчаны, бөтен көчебезне фәкать эшкә генә багышлап, ял турында онытылган иде. Дүрт ел буе беркайда да бармаганбыз!" - дип сөйләде Илнат.
Яшь гаилә Шри-Ланкада ял итә икән. "Бераз көч туплагач, фервральдән янә гастрольләргә чыгып китәбез. Февраль, март, апрель айлары инде планлаштырылган. Ә җәй көне, Алла боерса, туй итәбез", - диде безгә җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез