Бу турыда «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде.
«Ватаным Татарстан» өчен «Әниләр марафоны»н үткәрү зур вакыйга булды. Аны безнең тагын бер уңышка ирешелгән проект дип санарга мөмкин. Без 108 еллык редакция буларак халыкка, гомумән җәмәгатьчелеккә кызыклы проектларны хуплыйбыз, аларда катнашырга тырышабыз. Динараның редакциягә эшкә килеп, үзенең проектын безнең белән берлектә тормышка ашыруы яхшы булды. Аудиториябезне арттырды. Булган укучыларбызга да тагын бер мөмкинлек тудырды: укучыларыбызны, гади газета текстлары белән танышып, укып барудан тыш, үзләрен дә иҗатка тартырга бер сәбәп булып торды», – дип сөйләде ул.
Марафонда катнашкан кешеләрнең иҗади эшләре «Ватаным Татарстан» газетасында да бастырылган. «Даими укучыларыбыз күргәндер: узган җомга санында марафон турында зур язма бастырылды. Һәм анда марафонда катнашучыларның эшләре дә тәкъдим ителде. Иң-иңнәре дип әйтеп булмый, чөнки анда һәрберсе үзенчәлекле, мактауга лаек. Шуңа күрә без аны үзебезнең карамакка калдырып сайладык», – диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире.
Илназ Фазуллин марафонда катнашкан кешеләр белән алга таба да эшләргә әзер булуы турында сөйләде. «Марафон 20 көннән артык барды. Шактый күп иҗади эшләр булды. Танышып чыгу өчен барысын да ВКонтактеда хэштеглар буенча табып була. Без алга таба да марафонда катнашучылар белән элемтәдә булып торачакбыз. Чөнки бик иҗади, сәләтле һәм башкаларга да күрсәтерлек шәхесләр бар һәм яңалары да ачыкланды. Алар безнең күз уңында булып торыр. Алга таба да алар белән эшләрбез», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез