Илназ Фазуллин «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире вазыйфасына билгеләнде

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар Илназ Фазуллинны “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире вазыйфасына билгеләп кую өчен тавыш бирде.

2024 елның 27 сентябреннән Фазуллин Илназ Фәис улы рәсми рәвештә “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире – “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе” Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына билгеләнде. Моңа кадәр баш мөхәррир вазыйфасын башкарган Гөлнара Ильяс кызы Сабирова 2024 елның 29 августыннан вазыйфасыннан азат ителгән дип саналачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре