Илон Маскның әтисе Казанга килеп, чәкчәктән авыз иткән

Америка миллиардеры Илон Маскның әтисе – Көньяк Африка эшмәкәре, кыйммәтле ташлар белән сәүдә иүче Эррол Маск Татарстан башкаласына килгән. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында шул хакта сөйләп үткән.ш

«Сиңа ничегрәк бу...» Хәтта Илон Маскның әтисе чәкчәктән авыз итте. Ә син? Эррол Маск Казанга килде», – дип язган Галимова, Рунеттагы мәгълүм мемны искә төшереп. Ул шулай ук бу җәһәттән видеороликлар урнаштырган.

Маск, Мәскәүгә килеп төшүгә, Татарстан башкаласында һәм Иннополис IT-шәһәрендә булачагын әйткән.

«Анда нәрсә эшләүләрен бик күрәсем килә, әлеге шәһәр (Иннополис) ясалма фәһем өлкәсендә лидер булып тора», – дип белдергән Эррол Маск «Shot» тelegram-каналына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре