Газетага язылу

Илшат Әминов: «Безнең төп бурыч – сайлаучыларга мәгълүмат җиткерү»

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлеккә багышланган чираттагы брифинг узды.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, 18-20 сентябрьдә Татарстанда берьюлы өч дәрәҗәдәге сайлаулар узачак: Россия Дәүләт Думасы депутатларын, 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында муниципаль сайлаулар.

Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, кандидатларны федераль партия исемлекләре буенча теркәү инде тәмамланган. Татарстанда сайлауларда федераль округ буенча 84 кандидат катнаша. Бер мандатлы алты округ буенча кандидатларны теркәү дәвам итә: бүген 34 кандидатның 28 е теркәлгән. Теркәлү этабы 5 августта тәмамлана. “Без эзлекле рәвештә кампаниянең бер этабыннан икенчесенә күчәбез, кандидатларны теркәү тәмамлана.

Алда агитация чоры, “ИнформУИК” проектын гамәлгә ашыру. Безнең өчен Татарстанда һәр сайлаучының тавыш бирү тәртибе турында барлык кирәкле мәгълүматны вакытында алуы, сайлау системасының барлык хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге мөһим”, – диде Андрей Кондратьев. “Сайлау ноктасы” кунагы – Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов әйтүенчә, быелгы сайлау кампаниясе югары сәяси көндәшлек дәрәҗәсе белән аерылып тора: Россия Үзәк сайлау комиссиясенә 11 сәяси партия документлар тәкъдим итте, аларның һәркайсы сайлауларда катнашу һәм агитация алып бару өчен тигез мөмкинлекләр алды. Үз чиратында, массакүләм мәгълүмат чараларының роле – сайлау кампаниясен объектив яктыртудан һәм ялган мәгълүматка каршы торудан гыйбарәт. “Безнең төп бурыч – сайлаучыларга мәгълүмат җиткерү һәм кешеләргә тавыш бирүдә ярдәм итү”, – диде Илшат Әминов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре