Дәүләт тел сәясәте нигезен төбәкләр белән сөйләшмичә генә кабул итү – бик куркыныч күренеш. Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутат, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов әнә шулай диде.
“Кайбер федераль хакимият органнарында аңлаешсыз тенденция барлыкка килә: язмышны хәл итә торган законнарны төбәкләр белән фикер алышмыйча гына кабул итү – бик куркыныч тенденция. Алдагы адым туган телләр турындагы закон булачак. Сишәмбе көнне Россия Мәгариф министрлыгында киңәшмә булачак. Сез бу законны күрдегезме? Мин – юк”, – диде Илшат Әминов.
Ул ассызыклаганча, федераль дәрәҗәдә расланган үзгәрешләр, Россия Конституциясе күзлегеннән чыгып караганда да, уртак рәвештә хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә карый. “Әмма закон “югары серлелек” режимында кабул ителгән. Нәрсәдән куркалар? Бөтен халык фикер алышуыннанмы? Татарстан Дәүләт Советы кертәчәк төзәтмәләрдәнме? Болар барысы да гадел дулкынлану һәм аңламау тудыра. Ни өчен бу кануннарны киң фикер алышусыз кабул итәргә тырышалар?” – диде Илшат Әминов.
“Туган тел” төшенчәсен кире кагучы һәм аны “РФ халыклары теле” нә алыштыручы ФГОСтагы үзгәрешләр турындагы яңа боерыкны Конституция судында тикшерергә кирәк. Ул законсыз кабул ителгән, дигән фикердә Илшат Әминов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез