Газетага язылу

Илсөя Бәдретдинова авылга Җәүдәт белән кайткан

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә бик кызыклы видео урнаштырды.

Ул бакча буйлап йөрүче роботы Җәүдәтне күрсәтте. Робот куаклар арасына да кереп китә, тавыкларга да сәлам бирә, шашлык бирүче егетләр янына да бара.

«Аның авыл күргәне бармени?» – дип көлә җырчы робот дустыннан.

Видео астына комментарийлар да шактый җыелган. Кемдер роботка көрәк тоттырып, бәрәңге утыртырга кушарга, тәкъдим иткән. «Авылга кайткан, оныклар кебек бөтен нәрсәне өйрәнә», «Җәүдәттән җир эшкәрттергәннән соң, хәзер мунча кертергә кирәк инде», дип тә шаярганнар язылучылар. «Хәзер кызык, ә алга таба ни булыр?», «Аннан хәтта эт курка, дөньяда ни генә юк», дип борчылып язучылар да бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре