Илсөя Бәдретдинова улына кем хөрмәтенә исем кушуын әйтте

Җырчы Илсөя Бәдретдиновабу хакта инстагрма челтәрендә язып чыкты.
Улына исемне сайлау турында ул болай дип яза: "Илфакның «Татарстан яшьләре» гәҗитендә эшләгән вакыты. Мин дә анда сирәк-сирәк язгалый идем. Риман абый Гыйлемханов (хәзер "ВТ"ның алдынгы журналисты - ред.) хөрмәтенә улыма да шундый исем куштым. Үземнән «На» сүзен өстәдем дә, «Нариман» исеме килеп чыкты. Сүзлек буенча караганда, «Нариман» исеме әйдәп баручы дигәнне аңлата", - ди җырчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре