Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың Балтачта концертлары гөрли. Ә кичәге чыгышы вакытында аңа сәхнәдә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар.
– Бөтен көчемне, ихтыярымны җыеп, бүген тәкъдим ясарга булдым, - ди Илсөягә аның тугры тамашачыларының берсе булган Илнур исемле ир-ат.
Әлеге тәкъдимгә шаккаткан Илсөя:
– Яне могу так. Тыныч кына яшә рәхәтләнеп, - дигәннән соң, "кияү": "Алайса балдакны үзем белән алам, йә югалтырсың", - дип сәхнәдән төшеп китә.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез