Илсөя Бәдретдинованың күптәнге хыялы тормышка ашкан

 Татарстанның атказанган артисты  Илсөя Бәдретдинованың күптәнге хыялы тормышка ашкан. Җырчы бу хакта телеграм каналында хәбәр итте.

Илсөя Бәдретдинова  Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләренә нигезләнеп төшерелә торган "823 километр" фильмында төшкән.

"Күптәнге хыялым", - дигән җырчы. Миләүшә Айтугановага рәхмәтен әйтеп: "Киләчәктә зуррак рольгә өметләнеп калам", - дип шаярткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илсөя Бәдретдинова Әмирхан Еники

Көн хәбәре