Газетага язылу

Илсур Һадиуллин: «Алдау юлы белән көллияткә укырга кереп булмаячак»

9 нчы сыйныфтан соң урта һөнәри уку йортларына барырга җыенучылар өчен имтиханнар санын киметтеләр. Дүрт урынына икәү генә калды. Тик бу яңалык кемнәргә кагылачак? Татарстанда нинди көллиятләргә ике генә сынау тапшырып укырга кереп булачак?

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин узган ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әти-әниләрне борчыган сорауларга ачыклык кертте.

– Ике имтихан тапшыру мөмкинлеге эшче һөнәр сайлаучыларга бирелә. Әлеге исемлектә 40 белгечлек бар. Бу юнәлештә республикада барлыгы 51 көллият кабул итәчәк. Әмма, әйтик, педагогика, медицина, IT, нефть өлкәсе буенча кереп булмаячак. Исемлек министрлык тарафыннан расланган. Әгәр дә син без раслаган белгечлек буенча кермисең икән, дүрт имтихан бирергә тиеш, – диде республиканың баш педагогы.

Илсур Һадиуллин аңлатып үткәнчә, 10 нчы сыйныфка ике сынау белән генә алмыйлар. Җәй дәвамында кире уйлаган очракта, 8–9 июльдә өстәмә сынау бирергә мөмкин. 

– Монда яхшылап уйларга кирәк. Ике генә сынау бирәм дә котылам дип түгел. Имтихан бирүчеләрнең исемлеге көллиятләрдә булачак. Мәсәлән, Һадиуллин ике генә имтихан биргән, ди. Мин инде педагогика, медицина юнәлеше буенча бара алмыйм. Моны уку йортларының җитәкчеләре дә, министрлык та беләчәк. Шуңа күрә алдау юлы белән техникумнарга керү юлы булмаячак. Район укучылары үзләрендәге уку йортларына барса, яхшырак. Казанда барлык студентларга да әлеге программа буенча укырга урыннар җитмәячәк, – диде министр.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре