Татарстанда быел БДИ барышында 342 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны 100 баллга тапшырган. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Хөкүмәт Йортында узган брифингта быелгы чыгарылыш имтиханнары йомгак ясалды.
Илсур Һадиуллин югары күрсәткечләргә ирешә алган укучыларга ачалата «рәхмәт» вәгъдә итте. Кызлар-егетләрне 15, 25, 35 мең сум акча көтә.
Министр аерым алганда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай районнары укучыларын телгә алды. Сүз уңаеннан, Татарстанның 14 районында 100 балл туплый алган бер генә дә укучы юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез