Бүген әти-әниләр өчен тугызынчы мәртәбә «Бергәләп тапшырабыз» бөтенроссия акциясе оештырылды. Алар математикадан БДИ тапшырды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да Казанның 188 нче лицеена белемен сынарга килгән иде.
Парта арасында – әти-әниләр. Алар ул-кызларының ничек имтихан бирүен үз башыннан кичереп карады. Билгеле, дулкынланучылар да бар. Кулларына паспорт тотып, тимер кыса аша үттеләр. Аннан оештыручылар аудиторияләргә озатты. Анда биремнәрне ничек тутырасын аңлаттылар, борчыган сорауларына җавап бирделәр. БДИның тәмен белергә килүчеләр арасында Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков, депутат, «Ак барс» командасының элеккеге хоккейчысы Данис Зарипов, Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева да бар иде.
– Ниһаять, мин дә БДИ бирергә килдем, – дип шатланды Винера Ганиева. – Үземә дә кызык. Укучылар тапшыра, ә без укыганда мондый әйбер юк иде. Мәктәптә үткән темалар истә калганмы – шуны белергә булдым. Хәзер менә тикшереп карыйбыз, ничек булып чыгар? БДИ – мәктәптән югары уку йортына керү өчен бер трамплин. Бик кирәкле имтихан дип саныйм. Без заманнан артта калырга тиеш түгел.
Винера Ганиевадан сынауга ничек әзерләнүе турында да сораштык. Яшерми, мәктәптә иң яратмаган фәне математика булган икән. «Үземә кирәклесен беләм, тик теорияне бик белеп бетермим. Минем һөнәремдә дә математик акыл кирәк дип уйлыйм. Сәхнәгә чыгар алдыннан күпме сулыш алырга, аны күпме сарыф итәргә, сузарга – методиканы өйрәнәбез. Гомумән, җырчы профессиясендә дә баш эшләргә тиеш», – дип җавап бирде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
Быел республикада 15 меңнән артык укучы БДИ бирәчәк. Узган елга караганда, бу сан 480 гә күбрәк. Шуның 6500 е математикадан – база, калганнары профиль дәрәҗәсен бирәчәк.
– Бүгенге акциянең максаты – әти-әниләргә үзләрен кулга алып, балаларына сынауларга тыныч кына әзерләнергә ирек биреп, «5ле»ләр генә таләп итмичә, аларга психологик яктан булышу. Хәзер бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый. Формула, кагыйдәләрне искә төшерергә генә кирәк. Балаларның имтиханны тапшыруы әти-әниләрнең күңел халәтеннән дә тора. Бүгенге имтиханда Пифагор теоремасы, шарның радиусын, мәйданын табу – иң гади биремнәр иде. Алар барысы да мәктәп программасында өйрәтелә. Шуңа күрә бер генә югары математика да юк. Формулага карап, башны эшләтергә генә кирәк. Сынауга килгән әти-әниләр арасында мәктәпне 20–40 ел элек тәмамлаучылар да бар. Карап торам, йөзләрендә уйчанлык бар. Үзләре укыган вакыттагы формулаларны искә төшергәннәр. Әзерләнсәң, имтиханда бернинди авыр әйбер дә юк. Бу – тормыштагы чираттагы имтихан гына, – диде Илсур Һадиуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез