Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин узган ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әле проектка да тукталды.
– Бер ел гына тормышка ашырылуына карамастан, «ФизМат алгарыш» проекты көткән нәтиҗәләрне бирергә мөмкин дигән фикергә китерде. Чөнки укучыларның математика, физика фәннәренә карата кызыксынуы сизелерлек артты. Имтиханны сайлауда уңай якка үзгәреш сизелә. Олимпиадаларда катнашучылар саны да күбәя, – диде Илсур Һадиуллин. – Ләкин бер елда гына зур нәтиҗәләр көтеп булмый. Моның өчен еллар үтү кирәк. Уку йортларына кергәндә төгәл фән булган юнәлешләрне сайлау, шул белгечлек буенча эшкә урнашып хезмәт итү – болар проектның төп бурычы.
Илсур Һадиуллин белдергәнчә, әлеге проект белән башка төбәкләр дә кызыксына башлаган. Хәзерге вакытта «ФизМат» мисалында «ФизХим алгарыш» проекты әзерләнеп, аңа старт бирелгән. Республика бюджетыннан өч елга 1,5 млрд сум акча каралган. Бу – 2026 елда 572 млн сум дигән сүз. Яңа проектны тормышка ашыруда республика һәм Мәскәү вузлары, фәнни оешмалар катнаша.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез