Илсур Һадиуллин югары уку йортлары укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин югары уку йортлары укытучыларын һәнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Кадерле дуслар, хөрмәтле коллегалар!

Россиянең танылган галиме Михаил Васильевич Ломоносовның туган көнендә, югары уку йортлары укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре – Югары мәктәп укытучылары көне уңаеннан хөрмәтләү күркәм гадәткә әйләнде!

Укытучының хезмәте, әле Платон заманнарыннан ук, элитар эш булып санала һәм аны үзләштерү һәркемгә дә бирелмәгән. Укытучы югары белем бирү формасын гына түгел, аны тыңлаучыларга җиткерү күнекмәсен дә камил белергә, оста педагог, остаз, социумның, аеруча яшь буынның кәефен тоемлаучы, дөньяга дөрес караш, дөрес идеаллар һәм үсешнең дөрес юнәлешләрен формалаштыручы булырга тиеш.

Кадерле укытучыларыбыз! Без сезгә хезмәтегез, энтузиазмыгыз, рухи көчегез һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен чиксез рәхмәтле.

Белемле, сабыр һәм үз эшләренә бирелгән яраткан укытучыларыбызны бары тик җылы хисләр белән искә алабыз, алар безнең сәләтләребезне ачып, киләчәккә кыю карарга өйрәттеләр.

Үз һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Гомерләрен Татарстан Республикасының югары белем бирү системасына багышлаган һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарыбызга да рәхмәт белдерәбез.

Барыгызга да уңышлар, иминлек һәм татулык, рәхмәтле студентлар һәм яңа һөнәри җиңүләр телим. Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз!


Министр И.Г. Һадиуллин

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре