Газетага язылу

Илсур Һадиуллин Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен саклап калу буенча фикерен әйтте

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен башка уку йорты белән кушарга җыеналар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпнең язмышына ничек тә булса йогынты ясый аламы? Матбугат очрашуында журналистлар Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның фикерен сорады.

Муса Җәлил исемендәге мәктәп – Мәскәүдә татар телендә белем бирүче бердәнбер уку йорты. Әлеге мәктәп барлык татар балаларын һәм аларның әти-әниләрен берләштереп торучы татар үзәге булып тора. Мәктәп базасында Каюм Насыйри үзәге уңышлы эшләп килә. 2024 елда мәктәп базасында укытучылар өчен методик киңәшмә, семинарлар оештырылган. Министрлык тарафыннан үткәрелгән чараларда, бәйге, олимпиадаларда укучылар, укытучылар актив катнашып, җиңүләр яулыйлар. 

– Мәскәүдәге  1186 нчы татар этно-мәдәни мәктәбе 1997 елда ачылган иде. Анда минем  күп тапкыр булганым бар. Биредә 600дән артык бала укый. 35 тән артык милләт вәкиле тәрбияләнә. Алар арасында татар гына түгел,  таҗик, кыргыз, үзбәкләр дә бар. Мәктәпне 2010 нчы белем бирү комплексы белән кушуны  хупламыйбыз. Без уку планнары, дәреслекләр буенча да, методик яктан да  ярдәм итеп торабыз.  Хәзерге вакытта ул фәннәр сакланып калыр дип уйлыйбыз. Әмма кызганыч, Департаментның шулай карар кабул итүе безне бер дә сөендерми. Россиядә меңнән артык  татар мәктәбе эшли.  Шундый җилләр исә икән, аны алдан  бергәләшеп хәл итсәк, яхшырак булыр иде. Ничек тә булса, саклап калырга дигән фикер белән яшибез, – диде Илсур Һадиуллин

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яңалыклар

Көн хәбәре