Илсур Һадиуллин: «Минем хәлем яхшы»

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин гриппка каршы прививка ясатты. Министрга «Ультрикс Квадри» вакцинасын «Татмедиа»да узган шул темага багышланган матбугат конференциясеннән ясадылар.

«Вакцина ясаткач хәлем авырайды, дип әйтә алмыйм. Бар да яхшы. Безнең мәгариф өлкәсендә барлыгы 141 меңнән артык кеше хезмәт куя. Барысына да минем шикелле вакцинация ясатып, кышны матур гына каршы алырга язсын. Мин таләп итә алмыйм, ләкин сорыйм. Максатыбыз – үз сәламәтлегебезне саклау һәм якы-тирәбездә булган кешеләрнең дә сәламәтлеген кайгырту», – дип фикерләре белән уртакшлашты министр.

Узган ел мәгариф хезмәткәрләренең  73% вакцинацияләнгән, быел ул санны 75% җиткерергә тырышачакларын да әйтте Ислур Һадиулдлин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре