Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешүе уңаеннан фикерен белдерде:
– Узган бишьеллыкны исәпкә алып, киләсе бишьеллык безнең өчен тагын да нәтиҗәлерәк булыр, дип өметләнәбез. Кеше сүзе белән генә түгел, хезмәте белән дә үзенең эшчәнлеген, тормышка карашын күрсәтә. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы – халкыбызның киләчәген кайгыртып яшәүче җитәкче. Сайлауда җиңеп чыгып, тагын биш елга Рәис булып калуы безгә зур өмет бирә. Димәк, барлык программалар, алда торган бурычлар тормышка ашачак. Минем моңа иманым камил.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез