Шәһәр башлыгы «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
«Без бу хакта хыялланабыз. Барысы да без дигәнчә булыр дип өметләнәбез», - диде Метшин, әлеге бәйгегә багышланган матбугат конференциясеннән соң мәгълүмат агентлыгы журналистының соравына җавап биргәндә.
Казан «Яңа дулкын» Халыкара яшь башкаручылар бәйгесен икенче тапкыр кабул итә. Аны ачу тантанасы 20 августта булды. Фестиваль 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Чаралар «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә төзелгән New Wave Hall концерт залында уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез