«Без Казан халыкара юридик форумының хәйрия фондын булдыру турында карар кабул иттек, һәм аның төп максаты – балаларга һәм аеруча ихтыяҗлары булган кешеләргә системалы ярдәм күрсәтү», – дип белдерде Метшин.
Ул шулай ук барлык катнашучыларны 26 сентябрьдә «Игелекле Казан» фонды белән берлектә узачак падел һәм теннис буенча хәйрия турнирына чакырды. «Бу формаль булмаган аралашу өчен мөмкинлек тә, зур яхшы эшнең бер өлеше булу өчен сәбәп тә», – дип ассызыклады мэр.
Быел форум беренче юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтә. Шул вакыт эчендә катнашучылар саны 5 тапкырга артты: 400 дән 2000 кешегә, ә илләр саны 6 дан 30 га җитте. Форумда Россиянең 74 шәһәреннән вәкилләр катнаша. 54 сессиядә 327 эксперт чыгыш ясаячак.
Метшин шулай ук искәрткәнчә, нәкъ менә Казан форумында БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясен булдыру идеясе яңгырады, ул инде гамәлгә ашырылган. Быелгы форумда «Право-300» рейтингын оештыручылар белән килешүгә кул кую планлаштырылган, ә 2027 елда беренче тапкыр төбәк дәрәҗәсендәге компанияләр өчен премияләр тапшыру узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез