Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча шәһәр башлыгының медиаиндексы 207 мең 246,1 пунктны тәшкил итә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары Казан шәһәре Думасы депутатларының шәһәр мэры итеп Илсур Метшинны кабат сайлаулары хакында язган. Шулай ук Казанда «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы ачылуы, чараны ачу тантанасында шәһәр мэры Илсур Метшинның катнашуы хакында хәбәр ителгән.
Казан мэры Илсур Метшин еллык матбугат конференциясе уздырган. Россия президенты Владимир Путин Казан мэры Илсур Метшинны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләгән.
Шулай ук Казан мэры Илсур Метшин БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең мактаулы рәисе итеп сайланды. Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев шәһәрләр арасында муниципальара хезмәттәшлекне үстерү программасын имзалады.
Икенче урынны Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев (185 мең 624,7 пункт), өченче урынны Ульяновск башлыгы Александр Болдакин (151 мең 339,4 пункт) яулаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез