Илсур Метшин Татарстан җитәкчеләре медиарейтингында лидер булды

Казан мэры Илсур Метшин 2025 елның II кварталында Татарстан Республикасы җитәкчеләренең медиа нәтиҗәлелеге рейтингы лидеры булды.

Бу турыда  «ПромРейтинг» медиарейтингыннан белергә була.

Аналитиклар мәгълүматына караганда, Казан мэрының медиарейтингы 5 726 булган. Киләчәктә ул тагын да артыр дип фаразлана.

«Бу кварталда шәһәр башлыгы өчен уңышның төп факторы Россия Президентыннан бүләк булды, ә әнисеннән дәүләт башлыгына сәлам бөтен илгә яңгырады... Моннан тыш, шактый әһәмиятле халыкара һәм коммуналь казанышлар тәэсир итте», – дип аңлатыла рейтинг турында.

Метшиннан кала, медианәтиҗәлелекнең беренче өчлегендә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев (икенче урында) һәм Әлмәт районы башкарам комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да (өченче урында) бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре